"Авылым кичләре"
									28 июня 2024								
								        				
	                			                    		Зур Сәрдек мәдәният йорты бакчасында Сәрдекбаш һәм Олыяз җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, халкыбыз моңнарына багышланган "Авылым кичләре" исеме астында матур чара узды. Бергәләшеп түгәрәк уенлык уйнап, җырлар җырлап, яшьлекләрне искә төшереп, хәтер сандыкларын ачтык, авылыбыз халкына матур бәйрәм ясадык.